ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2007 ел
дүшәмбе

"Эрмитаж-Казань" күргәзмәләр үзәге 23 август көнне ике еллыгын бәйрәм итә. Әлеге уңайдан каралган бәйрәм тантанасы Казан Кремленең Спас манарасындагы факелчылар чыгышыннан башланып китәчәк. Аларның тынлы оркестр уйнавы астындагы тантаналы йөрешеннән соң, кунаклар эрмитажның үзенә чакырылачак. Биредә һәркемне Петр I, Екатерина II, кытайлыларның Ма Ван исемле ат патшасы, шулай ук, сөйләшә алучы ат каршы алачак.


10
август, 2007 ел
җомга

Иркутск өлкәсенең Байкальск шәһәрендә быел җәй "Байкал сәхнәсе" дип исемләнгән Яшьләр театр фестиваль-лабораториясе эшләде. Аның төп призы Казанга кайтты.


8
август, 2007 ел
чәршәмбе

Әлеге проект өстендә эш Хәмит Кутлиев җитәкчелегендәге Мәскәүнең "РЭМ-ГОЛД-ФИЛЬМ" компаниясе тарафыннан быел апрель аенда башланган иде. Фильмдагы җырларның авторы да Хәмит әфәнде. Шулай ук Фәрит Дәүләтшинга "Мосфильм" ширкате һәм Үзбәкстан кинематографислары да ярдәм итә.

22 августка кадәр алар репертуарларындагы иң яхшы әсәрләрне - "Скрипач на крыше", "Вишневый сад", "Трехгрошовая опера", "Американская шлюха, или Путешествие по России с папой-алкоголиком", "Квадратура круга", "Семейный портрет с посторонним" һәм балалар өчен "Приключения Тома Сойера" спектакльләрен уйнаячак.

7
август, 2007 ел
сишәмбе
Яңа сезон башланыр алдыннан, сентябрьне труппа гастрольләргә багышлаячак. Иң элек алар Уфага барып кайтырга ниятли. Анда татар театрының 100 еллыгына багышланган махсус программа белән барачаклар - театр репертуарындагы иң яхшы спектакльләрне һәм Флорид Бүләковның "Гоу, Баламышкин!" дигән лирик комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәкләр.

6
август, 2007 ел
дүшәмбе

     Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән "Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына яңа җитәкче куелды. 3 августта үз көченә кергән карар буенча хәзер тыюлык белән Рамил Хәйретдинов җитәкчелек итәчәк. Элеккеге директор Илдус Вахитов исә июль аенда үз теләге белән эшеннән киткән иде.


3
август, 2007 ел
җомга

24-26 августта Алабуга үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей уңаеннан биредә шәһәрләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган халыкара форум да узачак. Аның тантаналы чараларында ТР Президенты М.Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары О.Морозов, Гомумроссия бердәм муниципаль берәмлекләр берләшмәсе президенты С.Киричук, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасының профильле комитетлары җитәкчеләре, дөньяның егермеләп иленнән төрле оешмалар вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.


2
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе

10 сентябрьдән 22 октябрьгә кадәр Казандагы Татарстан Милли музеенда "Ефәк юлы. 5000 еллык ефәк сәнгате" күргәзмәсе узачак. Россиядә Кытай елы кысаларында аны Россия Мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы, Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык, "РОСИЗО" Дәүләт музей-күргәзмә үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, Кытай Халык Республикасының Мәдәният министрлыгы, Кытайның милли ефәк музее оештыра.


1
август, 2007 ел
чәршәмбе

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагындагы ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиковка Россиянең халык артисты исеменә ия булды. Музыка сәнгатен үстерүгә зур өчеш керткәне өчен әлеге мактаулы исемне бирү турындагы Указга Россия Президенты Владимир Путин 25 июльдә кул куйды.

Шушы көннәрдә "Фән" нәшриятында Татарстан Фәннәр академиясе ярдәме белән "Развитие и становление кинематографа в Казани и Казанской губернии (1897 - 1917 гг.)" дип аталган яңа китап нәшер ителде. Аның авторы - тарих фәннәре кандидаты, кино белгече Елена Алексеева бу китапта узган гасырның октябрь инкыйлабы чорына кадәр Казанда кинематография сәнгате барлыкка килүе һәм үсеше тарихын тасвирлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International