Казанның кинематография тарихына багышланган китап тәкъдир ителәчәк

2007 елның 1 августы, чәршәмбе

    Шушы көннәрдә "Фән" нәшриятында Татарстан Фәннәр академиясе ярдәме белән "Развитие и становление кинематографа в Казани и Казанской губернии (1897 - 1917 гг.)" дип аталган яңа китап нәшер ителде. Аның авторы - тарих фәннәре кандидаты, кино белгече Елена Алексеева бу китапта узган гасырның октябрь инкыйлабы чорына кадәр Казанда кинематография сәнгате барлыкка килүе һәм үсеше тарихын тасвирлады.
    Яңа китап колачлаган чор фәнгә "мәгариф-агарту кинематографиясе" төшенчәсен кертә. Анда элекке чорда Казандагы кинотеатрлар, аларның хуҗалары һәм тамашачылары турында да мәгълүматлар бирелә. Чөнки XX гасыр башында кинематография сәнгате Казан шәһәрен Идел буеның кино үзәгенә әверелдергән була. Автор Казанның вакытлы матбугатын, архив материалларын өйрәнгән, шунлыктан күп кенә билгесез фактларны ачыклый алган. Фәнни эшкә кереш сүзне исә ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары, "Мәдәни мирас институты" мөстәкыйль коммерцияле булмаган оешмасы директоры Р.Хәйретдинов язган.
    Китап журналистлар игътибарына 2 августта Татарстан Мәдәният министрлыгында тәкъдим ителер дип көтелә. Автор аны үз имзасы белән бүләк итәргә дә җыена.
    Очрашуда шулай ук "Фән" нәшриятының баш мөхәррире Булат Хәмидуллин, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, фәлсәфә фәннәре докторы Булат Галиев, "Татаркино" дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраков һәм ТР Мәдәният министрлыгының кинематографияне үстерү секторы җитәкчесе Светлана Юнысова катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International