"Эрмитаж-Казань" күргәзмәләр үзәге 23 август көнне ике еллыгын бәйрәм итә. Әлеге уңайдан каралган бәйрәм тантанасы Казан Кремленең Спас манарасындагы факелчылар чыгышыннан башланып китәчәк. Аларның тынлы оркестр уйнавы астындагы тантаналы йөрешеннән соң, кунаклар эрмитажның үзенә чакырылачак. Биредә һәркемне Петр I, Екатерина II, кытайлыларның Ма Ван исемле ат патшасы, шулай ук, сөйләшә алучы ат каршы алачак.
Узган ел, эрмитаж бер эшләвен бәйрәм иткәндә, биредә "Алтын Урда хәзинәсе" экспозициясе тәкъдим ителгән була. Ул киң тамашачылар аудиториясендә танылу таба. Аннан соң, әлеге күргәзмә "Дәүләт эрмитажыннан җыелган үзенчәлекле экспозиция - XVI ел ахыры - XX гасыр башы чигеше" алыштырды. 2007 ел башында "Эрмитаж-Казан" кунаклары өченмәдәниятта ат темасын чагылдырган күргәзмә үз көченә керде. Быел октябрь аенда күргәзмәләр залында "Эрмитажда - рус сәнгате. XIX гасыр - ХХ йөз башының мәшһүр һәм онытылган рәссамнары" дип исемләнгән өр-яңа проект тәкъдим ителәчәк. Монда сынлы сәнгать, нәкыш, скульптура, фарфор - барлыгы 183 эксонат урын алачак.