Казанның "Автограф" шәхси тәҗрибә театры "Байкал сәхнәсе" фестивалендә җиңде

2007 елның 10 августы, җомга

Иркутск өлкәсенең Байкальск шәһәрендә быел җәй "Байкал сәхнәсе" дип исемләнгән Яшьләр театр фестиваль-лабораториясе эшләде. Аның төп призы Казанга кайтты.
    Фестивальдә Россия төбәкләреннән профессиональ һәм үзешчән театр коллективлары катнашты. Спектакльләр караудан тыш, анда Щукин училищесы мөгаллимнәре мастер-класслар да оештырды. Вячеслав Терещенко - режиссерлык, Антонина Пилиус - сәхнә сөйләмен, Олег Шухер кино режиссерлыгы дәресләрен алып барды. Шулай ук "Драма актерлары җырлый" дигән бәйге дә үткәрелде. Фестивальдә катнашучыларны соңыннан Байкал күле буенча сәяхәткә алып чыктылар. Казанның "Автограф" шәхси тәҗрибә театры фестивальдә җиңүче итеп билгеләнде.
    Казанлылар Родион Белецкийның "Звук позади самолета" пьесасын күрсәтте. Спектакльнең режиссеры Ирина Марцинкевич - Казан театр училищесы укытучысы, рәссамы - Наталья Гайнуллина. Баш рольләрдә: Илдар Мусин (Герой), Роман Зәйдуллин (Игорь). Бу әсәрне сәхнәләштерергә Татарстанда наркотиклар таралышын кисәтү комплекслы республика программасы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы финанс ярдәмен күрсәткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International