"Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына яңа җитәкче куелды

2007 елның 6 августы, дүшәмбе

     Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән "Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына яңа җитәкче куелды. 3 августта үз көченә кергән карар буенча хәзер тыюлык белән Рамил Хәйретдинов җитәкчелек итәчәк. Элеккеге директор Илдус Вахитов исә июль аенда үз теләге белән эшеннән киткән иде.
    43 яшьлек Рамил Хәйретдинов тумышы белән Буа районыннан. Ул Казан дәүләт университетының тарих факультетын, биредә XX гасыр Ватан тарихы кафедрасында аспирантураны тәмамлаган, 1993 елда кандидатлык диссертациясен яклаган. 1990-1997 елларда ул ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләде, 1997 елдан - Тарих институтында: башта Татарстанның тарих һәм мәдәният һәйкәлләре исемлеге бүлеге мөдире, 1998 елдан директорның фәнни эш буенча урынбасары, 2006 елдан - яңа тарих бүлеге мөдире вазифасын башкаручы.
    Галим Казан ягының XVIII-XIX гасырлар җирле идарә тарихы, татар халкының тарихи-мәдәни мирасы һәм социаль структурасы, Татарстанның һәйкәлләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. 2006 елдан - ТР Президенты карамагындагы Геральдика советы рәисе булып тора. Рамил Хәйретдинов 100дән артык фәнни язмалар, шул исәптән 15 китап һәм коллектив монографияләр авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International