В.Качалов театрының Краснодардагы гастрольләре тулы залларда үтә

2007 елның 8 августы, чәршәмбе
Краснодар шәһәрендә Казанның В.Качалов исемендәге рус зур драма театры гастрольләре башланды. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче спектакль итеп качаловлылар "Пиковая дама" комедиясен күрсәткәннәр. Спектакль башланыр алдыннан тамашачылар алдында Краснодар краеның мәдәният департаменты җитәкчесе Наталья Пугачева һәм В.Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский чыгыш ясаган. Краснодар хакимияте исеменнән артистларга истәлекле бүләкләр тапшырылган.
    В.Качалов театры гастрольләре тулы залларда үтә. 22 августка кадәр алар репертуарларындагы иң яхшы әсәрләрне - "Скрипач на крыше", "Вишневый сад", "Трехгрошовая опера", "Американская шлюха, или Путешествие по России с папой-алкоголиком", "Квадратура круга", "Семейный портрет с посторонним" һәм балалар өчен "Приключения Тома Сойера" спектакльләрен уйнаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International