24-26 августта Алабуга үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей уңаеннан биредә шәһәрләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган халыкара форум да узачак. Аның тантаналы чараларында ТР Президенты М.Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары О.Морозов, Гомумроссия бердәм муниципаль берәмлекләр берләшмәсе президенты С.Киричук, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасының профильле комитетлары җитәкчеләре, дөньяның егермеләп иленнән төрле оешмалар вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Форумны Гомумроссия бердәм муниципаль берәмлекләр берләшмәсе белән ТР Дәүләт Советы ярдәмендә Россия шәһәрләре берлеге һәм Алабуга муниципаль районы Советы оештыра. Анда шәһәрләрнең тарихи-мәдәни, табигый байлыгын саклап калу, аның сәнәгать мөмкинлекләрен үстерү, муниципальара хезмәттәшлекне җайга салу, бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре күтәреләчәк. Халыкара форум кысаларында 25 августта Алабугада Россиянең борынгы шәһәрләр съезды да үтәчәк.