Камаллылар яңа сезонны октябрьдә башлый

2007 елның 7 августы, сишәмбе

Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа сезонны 18 октябрьдә ачарга ниятли. Җәйге яллардан соң исә труппа эшкә 6 августта чыкты. Хәзерге вакытта Г.Камал театрында ремонт дәвам итә. Яңа сезон башланыр алдыннан, сентябрьне труппа гастрольләргә багышлаячак. Иң элек алар Уфага барып кайтырга ниятли. Анда татар театрының 100 еллыгына багышланган махсус программа белән барачаклар - театр репертуарындагы иң яхшы спектакльләрне һәм Флорид Бүләковның "Гоу, Баламышкин!" дигән лирик комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәкләр.

Казанда премьера октябрьдә күрсәтеләчәк. Баш рольләрне Илдар Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимова уйнаячак. Эчтәлеккә килгәндә, спектакльдә "Гоу, Баламышкин" дип аталган авыл музыкантлары төркеменең күрше авылдагы бер бай ир кызын "Евровидение" бәйгесенә әзерләргә килүләре, кызның әти-әнисе мәхәббәт тарихы турында сөйләнелә.

Уфадан соң камаллылар Кырымда узачак театр фестивалендә Назыйм Хикмәтнең "Сыер" әсәрен күрсәтеп кайтырга, ә октябрь башында Алматага гастрольләргә китәргә ниятли. Казахстанга алар "Телсез күке", "Җанкисәккәкем", "Гөргөри кияүләре" спектакльләрен алып бара.

Театрның элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов туган көнендә - 7 ноябрьдә исә традицион рәвештә Г.Камал сәхнәсендә яңа спектакль куелачак. Бу юлы ул Туфан Миңнуллинның узган "Яңа татар пьесасы"нда җиңгән "Мулла" спектакле булачак.

Яңа сезонда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучысын - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Рамил Гәрәевне Ләбиб Айтуганов әсәрен сәхнәләштерергә, ә ГИТИСта бергә укыган дусты, колумбияле Алехандро Гонзалесны испан драматурглары Мигель де Сервантес яисә Педро Кальдерон де ла Барканың берәр пьесасын куярга чакырган.

Источник: Intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International