Матбугат хезмәте

Матбугат хезмәте турында

Адрес: 420015, Казан шәһәре, Пушкин  урамы, 66/33нче йорт, 207нче бүлмә.

Татарстан Республикаксы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ведомствоның мәгълүмат чаралары вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен җавап бирә.

Матбугат хезмәтенең шигаре – оперативлык, профессиональлек һәм һәрчак аралашуга әзер булу. Без Россия һәм республика мәгълүмат чаралары редакцияләренә, мәдәният һәм сәнгать, мәдәни мирас объектларын саклау темаларына битараф булмаган журналистларга материаллар әзерләүдә булышабыз. Без сезгә актуаль һәм дөрес мәгълүмат бирү, җитәкчеләрдән сезне кызыксындырган шәрехләр алу өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез.

Без 9:00дән 18:00гә кадәр һәр көнне эш урынында.

Журналистларның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте бүлегенә сорау бирүнең киңәш ителгән тәртибе

Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиллләреннән интервью яки шәрехләр алу өчен рәсми сораулар министрлыкның матбугат хезмәтенә җибәрелә.

Рәсми сораулар редакция бланкында җаваплы җитәкче (баш мөхәррир, бүлек мөхәррире) имзасы белән җибәрелергә тиеш.

Рәсми сорауда:

  • сорауның темасы;
  • сорауларның исемлеге;
  • алдан килешенү һәм шәхси теләкләр булган очракта, куелган сорауларга җавап бирү һәм интервьюны оештыру өчен ТР Мәдәният министрлыгы бүлеге яки җаваплы хезмәткәренең исем-фамилиясе күрсәтелә;
  • редакция һәм корреспондентның элемтә өчен телефоннары булырга тиеш.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International