Фәрит Дәүләтшин Суфия белән Камил маҗаралары турында музыкаль фильм төшерә

2007 елның 8 августы, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казанда балалар өчен тулы метражлы нәфис фильм төшерү эшләре тәмамлана. Быел июль аенда кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин Суфия белән Камил маҗаралары турында музыкаль фильм төшерә башлаган иде. Сценарий авторы - Айсылу Хафизова, операторы - Хәйдәр Миндубаев, композиторы - Азат Хөсәенов.
    Фильм Казанда яшәүче ике дус - җырларга яратучы һәм җыр түгәрәгенә йөрүче Суфия белән Камил турында бара. Алар Камилнең Хәдичә әбисе сөйләгән "зәңгәр күбәләкләр"не эзләп чыгып китә. Хәдичә әби әкиятләр сөйләргә ярата, нәкъ ул балаларга Казаннан ерак түгел бер аланлыкта кешеләрнең барлык теләкләрен үти ала торган могҗизалы "зәңгәр күбәкләр" яшәве турында сөйли. Кечкенәдән каратэ белән шөгыльләнүче Камил бөек сәяхәтче булырга хыяллана, ә Суфия - кондитер фабрикасы директоры булырга. Көндәлек тормышта да һәрвакыт төрле маҗараларга очрап торган бу кыз белән малай, шулай итеп, могҗиза эзләп юлга чыгып китә...
    Фильмда Исламия Мәхмүтова, Айдар Хафизов, Хәлимә Искәндәрова, Александр Купцов, Ольга Морская, Рөстәм Гайнуллин, Алсу Густова кебек республиканың танылган актерлары уйный. Баш рольләрдә - Байбулат Батулла белән Софья Сергеева. Фильмда Байбулатның әтисе - Рабит Батулла, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә төшкән.
    Әлеге проект өстендә эш Хәмит Кутлиев җитәкчелегендәге Мәскәүнең "РЭМ-ГОЛД-ФИЛЬМ" компаниясе тарафыннан быел апрель аенда башланган иде. Фильмдагы җырларның авторы да Хәмит әфәнде. Шулай ук Фәрит Дәүләтшинга "Мосфильм" ширкате һәм Үзбәкстан кинематографислары да ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International