ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков Россиянең халык артисты булды

2007 елның 1 августы, чәршәмбе

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагындагы ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиковка Россиянең халык артисты исеменә ия булды. Музыка сәнгатен үстерүгә зур өчеш керткәне өчен әлеге мактаулы исемне бирү турындагы Указга Россия Президенты Владимир Путин 25 июльдә кул куйды.

2006 елда Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, профессор Анатолий Шутиков үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. А.Шутиков оркестр белән 1993 елдан җитәкчелек итә. Хәзерге көндә коллектив репертуарында чит илләрнең һәм Россиянең танылган классик әсәрләре, шулай ук заманча композиторларның музыкаль әсәрләре бар. Шушы елларда оркестр Австрия, Германия, Голландиядә чыгышлар ясады. Аның концертларында Россиянең һәм Татарстанның күренекле башкаручылары - Илһам Шакиров, Зилә Сөнгәтуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Юрий Борисенко, Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрахманов, Резеда Галимова, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Александр Ведерников, Алибек Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Лидия Абрамова, Александра Стрельченко, Виктор Шость, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Виктор Гридин, Валерий Ковтун һ.б. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International