10 сентябрьдән 22 октябрьгә кадәр Казандагы Татарстан Милли музеенда "Ефәк юлы. 5000 еллык ефәк сәнгате" күргәзмәсе узачак.

2007 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

10 сентябрьдән 22 октябрьгә кадәр Казандагы Татарстан Милли музеенда "Ефәк юлы. 5000 еллык ефәк сәнгате" күргәзмәсе узачак. Россиядә Кытай елы кысаларында аны Россия Мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы, Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык, "РОСИЗО" Дәүләт музей-күргәзмә үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, Кытай Халык Республикасының Мәдәният министрлыгы, Кытайның милли ефәк музее оештыра.

"Ефәк юлы. 5000 еллык ефәк сәнгате" күргәзмәсе Россиядә Кытай елы кысаларында узучы "Кытай мәдәнияте фестивале"нең төп чараларыннан берсе дияргә була. Андагы күп кенә экспонатлар Кытай милли ефәк музее җыелмасыннан китереләчәк. Алар арасында ефәк туку җиһазлары, кием-салым, бизәнү-ясану әйберләре, ефәккә төшерелүче бизәк үрнәкләре, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бар. Барлыгы экспозициягә 115 экспонат кергән.

Мәсәлән, безнең эрага кадәр 3300-2000 елларда Лянчжу мәдәнияте чорындагы ефәк тасма - ефәктән ясалган иң борынгы әйберләрдән санала. Ул заманында Янцзы елгасы тирәсендә табылган. Туку станогы өчен өч пар нефрит бизәгече исә Лянчжу чоры югары дин әһелләренең каберлекләреннән алынган. Кара көрән төстәге тафтадан тегелгән хатын-кыз халаты исә 386-581 елларда Төньяк династияләр чорына карый.

Күргәзмәдә борнгы экспонатлардан тыш, шулай ук заманча хезмәтләр дә урын алачак. Алар арасында - кулдан ясап бизәлгән киемнәр, чигүләр, ефәк күбәләген үрчетү әсбаплары, туку станокларын күреп булачак.

Ефәк туку сәнгатенә инде биш мең ел. Моннан өч мең ел элек ул су һәм коры сәүдә юллары буйлап тирә-як илләргә дә тарала башлый. Бөек Ефәк юлы нәкъ шул чорлардан исем алган. Бераздан ефәк туку эше Урта Азиягә күчә. Россиягә исә ул бары 17-нче гасырда гына барып җитә. Беренче вакытта аны чиркәүләрне бизәү өчен файдаланалар. 17 гасыр азагында Петр Беренче ефәкне көндәлек тормышта куллануга кертә. Ул кием-салым тегү, йортларны бизәү, байраклар тегү өчен тотыла. 19-20 гасырларда исә ефәк ирекле сатуга чыгып, үтемле товарга әйләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International