Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивален Казанныкы итәргә тәкъдим итте. Бүген Казан Кремлендә инде өченче фестивальне оештыручылар белән узган очрашуда Минтимер Шәймиев "Алтын мөнбәр" Россиянең генә түгел, бөтен мөселман дөньясының мәдәни тормышында зур вакыйга булырга тиешлеген ассызыклады.
Шимбә көнне Россия Президенты композитор, Н. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Любовскийны 70-еллык юбилее белән котлады.
Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк.
ТР Дәүләт симфоник оркестрының "Булачак әниләргә..." дип исемләнгән һәм йөкле хатын-кызлар өчен билгеләнгән музыкаль программалар циклы дәвам итә.
Татар театрының 100 еллыгы уңаеннан март аенда Казанда зурлап театрлар фестивале узачак.
Казанда I Халыкара классик гитара фестивале узачак. ТР Композиторлар берлеге һәм С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге тарафыннан оештырылучы фестиваль 28-30 мартта үтәчәк.
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары белән очраша.
13 февральдә җырчы Федор Шаляпинның тууына 134 ел тула. Бу уңайдан Казанның А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда 13 февральгә кадәр Шаляпин музыкаль кичәләре узачак.