Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивален яктыртуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация ачылды. Юбилей фестиваль М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында 2012 елның 15 маеннан 27 маена кадәр узачак.
27 – 29 апрельдә Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Европа татар яшьләренең I Форумы
тәмамланды. Анда Европаның 10 иленнән – Литва, Латвия, Эстония, Чехия, Германия, Финляндия, Швеция, Бөекбритания, Польша, Россия – Татарстан Республикасы, Марий Эл, Самара өлкәсе һәм Пермь краеннан 70 тән артык делегат катнашты.
27 һәм 28 апрельдә Ашхабад шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнаша.