Казанда иртәгә Фәйзрахман Камаловның «Трансформацион сәнгате» күрсәтеләчәк

2012 елның 14 мае, дүшәмбе
15 майда 16.00 сәгатьтә А.Н. Мәҗитов музеенда (Дзержинский урамы, 27) Фәйзрахман Камаловның «Трансформацион сәнгать» күргәзмәсе ачыла.
XX-XXI гасырларда дөнья сәнгатендә авангардизм, сюрреализм, импрессионизм кебек агымнар таралды. Әмма авангард сәнгать реализмга, милли мәдәнияткә һәм фольклорга альтернатива буларак аңлана. Классик сәнгатьнең шаблонлыгы, фотографиядәй төгәллеге һәм консерватизмы шулай ук катып калганлык кебек кабул ителә.
Фәйзрахман Камалов үз иҗатында миллилекне, фольклор һәм реализмны, эксперементлар ясарга һәвәс рәссам буларак, ашкынулы фантазиясе белән аралаштырып бирә. Ул фотосурәткә охшамаган, техник һәм абстракт сурәтләрдән мәхрүм булмаган картиналар яза, аларда шәхеснең эчке халәте һәм мәңгелек җаны чагылыш таба. Рухи энергиянең һәм традицион кыйммәтләрнең тормышны заманча күзаллауга мондый күчешен Камалов “трансформацион сәнгать” дип атый. Аның фикеренчә, сәнгатьтәге әлеге яңа агым кешеләр игътибарын рәссамнар дөньясына гына түгел, бәлки бөтен кешелек дөньясына җәлеп итәргә сәләтле. “Минем фикеремчә, – ди ул, – замана кешесенә караганда, җәнлек-җанварлар, кош-кортлар дөньяны нечкәрәк тоя. Рәссамнарның күп кенә күргәзмәләре җәмгыятьтәге авыр вәзгыять турында сөйли: дөнья фаҗига якасында тора кебек. Бу карашны тулысынча дөрес дип әйтеп булмый. Җәмгыять, торгынлык чорларыннан кала, һәрчак һәлакәт каршында тора кебек тоелган. Хәзерге вакытта җәмгыять зур үзгәрешләр, ягъни трансформация халәте кичерә. Тирә-ягыбызда ниләр баруына ничек битараф калмак кирәк?! Без мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Сәнгать аша кешеләрнең уена һәм йөрәгенә йогынты ясарга, күңел күзен эчке дөньяларына юнәлтергә, җан белән тән арасында бәйләнеш булдырырга омтылу зарур”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International