Европа татар яшьләренең I Форумы тәмамланды

2012 елның 2 мае, чәршәмбе
27 – 29 апрельдә Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Европа татар яшьләренең I Форумы
тәмамланды. Анда Европаның 10 иленнән – Литва, Латвия, Эстония, Чехия, Германия, Финляндия, Швеция, Бөекбритания, Польша, Россия – Татарстан Республикасы, Марий Эл, Самара өлкәсе һәм Пермь краеннан 70 тән артык делегат катнашты.
Форумда пленар утырыш, төрле илләрдән татар яшьләр оешмаларының узаманнары очрашулары, шулай ук Форумда катнашучылар өчен мастер-класслар узды.
Пленар утырышта Европада татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, татар телен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре тикшерелде. Эстониядә ислам тарихы, Финляндия татарлары тарихы турында документаль фильмнар күрсәтелде, Литва һәм Латвия татарлары, гомумән Европа татарлары тарихына багышланган лекцияләр укылды, Андрей Николаевның “Кабан күле хәзинәләре” фильмы презентациясе булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек бүлеге әйдәүче киңәшчесе Диана Галиәкбәрова Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның форумны сәламләү сүзләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International