Казанда Сергей Рахманинов исемендәге “Ак канәфер” II Халыкара фестивалендә күрсәтеләчәк концерт репетицияләре башлана

2012 елның 2 мае, чәршәмбе
Фестиваль Казанда 24 майдан 2 июньгә кадәр узачак. Дүрт концерт күрсәтеләчәк. Оркестр тамашачыга солистлар: Николай Луганский, Шон Боткин (АКШ/Япония), Дмитрий Майборода, Морад Адигезалзадә (Азәрбайҗан) чыгышын тәкъдим итәчәк .
Фестивальгә композиторның оныгы Александр Рахманинов, Европа һәм АКШтан күренекле импресариолар чакырылган.
Концертлар  онлайн-режимда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында күрсәтеләчәк.
Фестиваль 2014 елгы Сочи Мәдәни Олимпиадасы һәм 2013 елда Казанда узачак Мәдәни Олимпиада программасына кертелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International