16 апрельдә Россия Зур театры сәхнәсендә (Мәскәү) Россиянең XVIII “Алтын битлек” милли театр премиясен тапшыру булды. «Россиянең театр Оскары» лауреатлары арасында Татарстанның Халык артисты Альбина Шаһиморатова да бар, ул «Опера/Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады.
9 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында С.В.Образцов исемендәге Дәүләт академия үзәк курчак театры “Искиткеч концерт” спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльне сәхнәгә куючылар С.Образцов, С. Самодур, режиссеры В.Кусов.