Г.Тукай исемендәге Әдәбият музеенда Айдар Хәлимнең «Хунвэйбин» китабы презентациясе уза

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
11 майда 14.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Әдәбият музеенда шагыйрь, язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Хунвэйбин” китабын презентацияләү булачак.
«Хунвэйбин» роман-эпопеясендә Айдар Хәлим татар халкының язмышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә, тел һәм гореф-гадәтләрнең милләтнең әхлакый саулыгы һәм үзаңы белән бәйләнешен ачып бирә, бер татар гаиләсенең бер гасырлык язмышы мисалында мөһаҗир татарлар язмышын сурәтли.
Кереш мәкаләне филология фәннәре кандидаты Муса Мөлеков язган, рәссамы Булат Гыйльфанов.
Презентациягә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, югары уку йортлары студентлары, иҗат интеллигенциясе һәм журналистлар чакырулы.
Мәгълүмат: 293-17-66, 293-17-50.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International