М.Җәлил исемендәге театр солисты Михаил Тимаев “Яңа йолдыз” номинациясендә “Бию рухы” бүләгенә лаек булды

2012 елның 2 мае, чәршәмбе
29 апрельдә, Халыкара бию көнендә, Мәскәүдә “Бию рухы” Бөтенроссия бүләген тапшыру булды.
“Яңа йолдыз” номинациясендә лауреатлыкка М.Җәлил исемендәге театр солисты Михаил Тимаев лаек дип табылды.
Бүләкләү тантанасы  К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театрында узды.   Тантаналы концертта Михаил Скрябин музыкасына  «Героик этюд» башкарды.
Михаил Тимаев Голейзовский Фондыннан да махсус бүләк алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International