Төрекмәнстанда Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре уза

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе
27 һәм 28 апрельдә Ашхабад шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнаша.
Программада:
- 27 апрель – Мәдәният көннәрен ачу тантанасы.
- 28 апрельдә Төрекмәнстан сынлы сәнгать музеенда Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм фотокүргәзмәләр ачылачак.
- «Ватан» киноконцерт үзәгендә Татарстан киносы көннәре ачыла.
- Төрекмәнстанның Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы язучылары белән иҗади очрашу булачак. “Мәдәни мәйданда – китап” күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
- Мәкамнәр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан мәдәният һәм сәнгать осталары театральләштерелгән тамаша күрсәтәчәк.
- Мәкамнәр сараенда Мәдәният көннәрен ябуга багышланган тантаналы концерт булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International