Рудольф Нуриев фестиваленә массакүләм мәгълүмат чаралары аккредетациясе ачылды

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивален яктыртуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация ачылды. Юбилей фестиваль М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында 2012 елның 15 маеннан 27 маена кадәр узачак.
Аккредетация узу өчен фестивальнең матбугат хезмәтенә press@kazan-opera.ru электрон почтасына түбәндәге мәгълүматлар китерелгән заявка җибәрергә кирәк:
1. Массакүләм мәгълүмат чаралары турында белешмә (атамасы, адрес, ФИО һәм мөхәррирнең элемтә өчен телефоны, редакциянең эл.почтасы);
2. Фестивальдә эшләячәк журналистлар һәм фотографлар/операторлар турында мәгълүмат (ФИО, элемтә өчен телефон, эл.почта).
http://www.kazan-opera.ru/news/2124/
Аккредитация 14 майга кадәр уздырыла. Аккредитацияләнгән журналистлар исемлеге театрның рәсми сайтына куелачак. Жанна Мельникова тел. +7 (843) 231 57 32, +7 927 412 82 75, e-mail: press@kazan-opera.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International