Г. Тукайның 126 еллыгына багышланган чаралар

2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
2012 елның 26 апрелендә Г.Тукайның тууына 126 ел тула. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан бөек шагыйрь истәлегенә багышлап түбәндәге чаралар уздырыла:
1. Апрельдә Г.Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле уку бәйгесе узды.
2. 26 апрельдә 8.30 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе хакиме Мөхәмбәтов Архимед Бигиҗан улы катнашты.
26 апрельдә 13.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы Г.Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары игълан ителәчәк.
3. 26 апрельдә 10.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Әдәбият музеенда «Күкрәгемдә шигырь утым саумы» дип аталган музыкаль-әдәби кичә булачак.

4. 12 майда 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында, «La Primavera» Дәүләт камера оркестры катнашында, Р.Мөхетдинова һәм Җ.Сөләйманның «Болгар җиле» ораториясе премьерасы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International