«Хөрмәтле Альбина Әнвәр кызы!
Сезне “Иң яхшы опера җырчысы” номинациясендә абруйлы “Алтын битлек” театраль премиясе бирелү белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу – Сезнең иҗатыгызга гашыйк тыңлаучыларыгызга зур шатлык, талантлы татар кызы белән горурланыр өчен тагын бер мөмкинлек.
Казан опера театры сәхнәсендәге беренче чыгышларыгыздан ук, Сез тамашачыларны тылсымлы тавышыгыз, музыкаль әсәрләрне йөрәгегез түреннән чыккан, тирән хиссият белән башкаруыгыз, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтүегез белән әсир иттегез”, – диелә тәбрикләүдә.
Альбина Шаһиморатовага Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленнән дә котлау телеграммасы килде.