Дәүләт Третьяков галереясендә Бакый Урманче эшләре күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмә мәшһүр татар рәссамының тууына 115 ел тулуга багышланган. Экспозицияне ачу тантанасында Третьяков галереясенең генераль директоры Ирина Лебедева, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Татарстан Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм башкалар катнашты.