Г. Тукай исемендәге Әдәби музейда Равил Бохараев әсәрләренең биш томлыгын презентацияләү була

2012 елның 24 апреле, сишәмбе
25 апрельдә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Әдәби музейда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Равил Бохараев әсәрләренең биш томлыгы презентациясе була.
Презентациягә шагыйрьләр Р.Харис, Җ.Сөләйманов, «Мәгариф – Вакыт» нәшрияты директоры М.Вәлиев чакырылган.
Чарада “Әкият” курчак театры һәм Г.Камал исемендәге Татар академия дәүләт театрының Равил Бохараев пьесалары буенча куелган спектакльләре күрсәтеләчәк. Театр училищесы студентлары шагыйрьнең шигырьләрен укыячак. Р. Бохараевның сайланма әсәрләренең биш томлыгы 2011 елда, шагыйрь әле исән вакытта «Мәгариф – Вакыт» нәшриятында чыгарылган.
Элемтәләр өчен телефоннар: 293-17-50, 292-32-18.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International