Мәдәни программада спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, осталык дәресләре һәм лекцияләр бар.
Бу көннәрдә Россиянең бөтен төбәк проект офислары һәм модель китапханәләре вәкилләре Россия Дәүләт китапханәсе һәм «ЛЕНИНКА» корпоратив университетыннан дистанцион укулар үтә. Белем бирү программасы Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Әлеге карар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм фестивальнең оештыру комитеты тарафыннан кабул ителде.
«Будущее России. Национальные проекты» порталы ирекле ярдәмчеләрнең гражданнарның сәламәтлеге һәм иминлеге турында ничек кайгыртуларын белде.
Яңа цифрлы релиз - бөек рус композиторы П.И.Чайковскийның тууына 180 ел тулу уңаеннан әзерләнгән барлык симфонияләр һәм инструменталь концертлар язмалары.
Россия театр сәнгате институты - ГИТИС һәм Б.Щукин исемендәге Театр институты квалификацияне күтәрү буенча бушлай онлайн-курслар ачып җибәрә. Чара актерларга үзизоляцияләнү чорында да һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, «Бөтендөнья татар конгрессы» Төбәкара иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы белән берлектә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Сөйкемле Шүрәле» исемле XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсын уздыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы музыка уен кораллары, уку материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оргтехника һәм мебель белән тәэмин итү буенча 14 контракт һәм 9 килешү төзеде.
Кичә «Россия» телеканалында Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы башланды. Фильмның саундтрекы - «Ай, былбылым» - иң танылган һәм легендар татар халык җырларының берсе, ул Татарстан Республикасының атказанган артисты Динә Гарипова башкаруында яңача яңгырый.
2020 елның 12 маеннан 26 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә.