Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә бәйле рәвештә, мәдәният учреждениеләре онлайн чараларын дәвам итә. Мәдәни программада спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, осталык дәресләре һәм лекцияләр бар. Аларның бер өлеше истәлекле даталарга багышлана: Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу, ТАССРның 100 еллыгы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Моннан тыш, «Татарстанның Музей язы -2020» акциясе быел беренче тапкыр онлайн режимда узачак. Виртуаль чараларны учреждениеләрнең рәсми сайтларында, социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
Мәдәният учреждениеләрендә 20-26 апрель көннәрендә оештырылачак онлайн чаралар афишасы белән түбәндәге сылтама буенча тулырак танышырга мөмкин: /file/mincult/File/афиша 20 - 26 апреля.docx