«Зөләйха күзләрен ача» сериалына саундтрек яздыру турында Динә Гарипова: «Без җырны егермеләп тапкыр үзгәрттек…»

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Кичә «Россия» телеканалында Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы башланды. Фильмның саундтрекы - «Ай, былбылым»   - иң танылган һәм легендар татар халык җырларының берсе, ул Татарстан Республикасының атказанган артисты Динә Гарипова башкаруында  яңача яңгырый. Җыр  артистның «ЭТНО» исемле яңа альбомына керде.

Материалга аннотация https://www.instagram.com/p/B-yqPnyloRV/

«Узган елның язында мин дустым, искиткеч рәссам Алексей Роуманнан («Ай, былбылым» җырының идея һәм дизайны авторы) «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерелүе турында белдем, - дип искә ала Динә Гарипова. – Мин Чулпан Хаматованы күптән белә идем, аңа татарча альбом чыгарга әзерләнүебез турында хат яздым, һәм фильм өчен музыкаль бизәлеш  кирәк булса, материалымны тәкъдим итә алуымны әйттем. Ярты елдан соң миңа фильмның режиссеры Егор Анашкин шалтыратты һәм аларга  «Ай, былбылым» җырының версиясе бик ошавын һәм  аны кереш титрлар өчен  алырга теләүләрен хәбәр итте. Шунда ук бик тыгыз эш башланды. Нәтиҗәдә, без җырны егерме тапкыр үзгәрттек, музыкаль рәтне  визуаль күренешкә туры китердек».

«Роман авторы Гүзәл Яхина, экранлаштыручылар, иң мөһиме, тамашачыларга, ошасын дип тырыштык.  Без моңа ирештек дип өметләнәм», - диде башкаручы.

Динә Гарипованың «Ай, былбылым» саундтрекы. https://www.youtube.com/watch?v=rG3sL8jb3Jo

«Зөләйха күзләрен ача» сериалына титрлар. https://www.youtube.com/watch?v=bFxBdlFuR7o

 Анна Крыльцова (Динә Гариповның менеджеры) +7 916 747 3339 ak@bossamusicinc.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International