Россия театр сәнгате институты - ГИТИС һәм Б.Щукин исемендәге Театр институты квалификацияне күтәрү буенча бушлай онлайн-курслар ачып җибәрә. Чара актерларга үзизоляцияләнү чорында да һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирәчәк.
Проект «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында уку йортлары ректорлары Григорий Заславский һәм Евгений Князев инициативасы буенча эшләтеп җибәрелде. Курслар өзлексез белем бирү үзәге базасында оештырылган.
Идея авторлары билгеләп үткәнчә, аның максаты — актерлар җәмәгатьчелегенә ярдәм итү һәм үзизоляцияләнү чорында аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру.
Курслар дистанцион рәвештә узачак. Тыңлаучыларга актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәтләре буенча өч программа тәкъдим ителәчәк, аларның һәркайсы 16 академик сәгатьне үз эченә ала.
Проектта катнашу бушлай. Квалификациясен күтәрергә теләүчеләр электрон почта адресына хат җибәрергә тиешләр. Тулырак мәгълүмат-ГИТИС сайтында.
Узган ел Өзлексез белем бирү үзәге базасында Россия һәм якын чит ил театрларыннан 850дән артык хезмәткәр белемнәрен күтәрде.