Татарстан укучыларын Габдулла Тукай әсәрләре буенча оештырылган иҗади конкурста катнашырга чакыралар

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, «Бөтендөнья татар конгрессы» Төбәкара иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы белән берлектә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Сөйкемле Шүрәле» исемле XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсын уздыра.

Конкурсның максаты - балалар һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачыклау, заманча декоратив-гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау һәм үстерү.

Конкурска эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • «Чигү»;
  • «Туку»;
  • «Челтәр бәйләү»;
  • «Киез сәнгате»;
  •  «Корамалы тегү»;
  • «Витраж»
  • «Халык уенчыгы: балчык, салам, тал чыбыгы, тукыма, агачтан скульптуралар ясау»;
  • «Агач эшкәртү сәнгате».

Конкурста катнашу өчен муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының, шәхси гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары, мәдәни-ял итү оешмаларының балалар һәвәскәрләр берләшмәләре катнашучылары һәм Россия Федерациясе һөнәри уку йортлары (лицей, училище, көллият) укучылары чакырыла.

Һәр катнашучы һәр номинациядә бары бер  эш тәкъдим итә ала. Аларга түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәя бирәчәкләр:

  • 1 төркем: 1-4 сыйныфлар (7-10 яшь);
  • 2 төркем: 5-8 сыйныфлар (11-14 яшь);
  • 3 төркем: 9-11 сыйныфлар (15-17 яшь);
  • 4 төркем: балалар сәнгать мәктәбе һөнәри уку йортлары укучылары.

Җиңүчеләргә Конкурс лауреаты дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Конкурс шартлары белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.tatfolk.­ru/test/index.php?co­ntent=polfestivals

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International