Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры «Чайковский-2020» цифрлы релизын тәкъдим итә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе, баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский үзенең яңа цифрлы релизын тәкъдим итә - Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм бөек рус композиторы П.И.Чайковскийның тууына 180 ел тулу уңаеннан барлык симфония һәм инструменталь концертлар язмаларын әзерләнгән. Ун дисктан торган бокс үз эченә 7 симфония, 3 концерт һәм Оркестр белән фортепиано өчен концерт фантазиясе,          Скрипка концерты һәм оркестр белән виолончель өчен «Рококо темасына вариацияләр». Тавыш режиссеры - Grammy премиясенең ике тапкыр номинанты, Россиянең атказанган артисты Павел Лаврененков. Дисклар Sony Classical лейблына чыга һәм аларны 2020 елның 1 маеннан башлап Россиянең һәм дөньяның барлык цифрлы мәйданчыкларында тыңлап булачак: Apple Music, Google Play, Spotify, Deezer, Yandex Music, YouTube Music һәм ВКонтакте + BOOM.

Чайковский әсәрләре  Россиянең һәм дөньяның иң дәрәҗәле залларында тәкъдим ителгән дистәләгән концерт программаларында  ТР ДСО интерпретациясендә симфонияләр һәм концертлар булып яңгырый. Зур сәнгать тәҗрибәсе, Чайковский иҗатына  зур игътибар булу рекордлы кыска вакытта 70 сәгатькә якын музыка язарга мөмкинлек биргән: сессияләр Казанда 2019 елның 14-29 июлендә узды.

«Әлеге проектны тормышка ашырып, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры бөек рус композиторы мирасын мәңгеләштерүгә үз өлешен кертә. Петр Ильич Чайковский исемен йөрткән бу Галәмгә якын килү бөек бәхет, - дип ассызыклады Александр Сладковский. - Минем өчен Чайковский - рус Бетховены, безнең беренче урындагы симфонист, искиткеч энергетикасы булган композитор. Аның  дөньяда иң күп башкарыла торган авторларның берсе булуы очраклы түгел, ул кешеләргә яшәргә ярдәм итә. Мондый язма эшли алуыбыз белән мин бик бәхетле».

Солистлар сыйфатында төрле буын музыкантлары, Чайковский исемендәге Халыкара конкурста катнашучылар һәм лауреатлар чыгыш ясаган: Александр Малофеев, Борис Андрианов, Мирослав Култышев һәм Павел Милюков, Максим Могилевский һәм, әлбәттә, дөньякүләм йолдыз Борис Березовский. Алар барысы да маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДСО белән бергә Чайковский әсәрләрен тәкъдим итә.

Белешмә өчен: Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры - күп кенә төбәк һәм башкала сәхнәләрендә көтеп алынган кунак. Сладковский һәм аның коллективын хөрмәт итүче шәһәрләр арасында – Пермь, Омск, Төмән, Иркутск, Санкт-Петербург һәм Мәскәү. Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДСО - Medici.tv  һәм Mezzo телеканалларында язылган беренче региональ коллектив.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДСО дискографиясе Татарстан композиторларының музыкаль антологиясен (2012), «Просветление» альбомын (2013), «Д.Д.Шостаковичның барлык инструменталь концертлары» (2016) һәм «Д.Д.Шостаковичның барлык симфонияләре» альбомнарын (2017) үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International