Казан кинофестивале 2020 елның сентябрендә узачак

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2020 елның 4-9 сентябрендә узачак. Әлеге карар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм фестивальнең оештыру комитеты тарафыннан кабул ителде. Оештыручылар әлеге вакытка барлык чикләүләр дә бетерелер һәм фестиваль традицион форматта узар дип өметләнә. Шуңа да карамастан, чараларның бер өлеше онлайн-форматка күчерелергә мөмкин: тиешле технологияләр хәзерге вакытта эшләнелә.

Фестивальгә гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә. Пандемиягә карамастан, гаризалар шактый күп килә: сайлап алу комиссиясенә 15 апрельгә дөньяның 41 иленнән — Швециядән алып Австралиягә кадәр, АКШтан алып Малайзиягә кадәр 398 фильм  кабул ителгән. Конкурс номинацияләре составында кайбер үзгәрешләр булды: 2020 елда фестиваль призлары өчен 12 тулы метражлы уен, 10 тулы метражлы документаль, 20 кыска метражлы уен фильмы һәм  «Милли программа»  буенча 10 фильм көрәшәчәк. Конкурста катнашу өчен 2019 елдан элегрәк төшерелгән тасмалар кертелми.

Сайлап алу комиссиясен танылган кино белгече, тәнкыйтьче Сергей Анашкин (Россия) җитәкли. Аның командасы составына кино белгече Светлана Слапке (Германия), шулай ук тарихчы һәм культуролог, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИК фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россиядәге практикалар һәм мәдәниятара диалог технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторанты Нина Кочеляева (Россия) керде.

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык урнаштыру, толерантлык һәм гуманизм идеяләре. Фестивальнең девизы - «Мәдәниятләр диалогы аша һәм диалог культурасына».

Оештыручылар: «Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге»нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр советы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Фестивальнең партнеры — «Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Өстәмә мәгълүмат - фестивальнең рәсми сайтында kazan-mfmk.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International