ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган барлык тантаналар да быел онлайн-форматта оештырылды.

Татар халкының бөек улы – милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән барлык җирләрдә гаять тантаналы итеп, зур күтәренкелек, ата-бабаларыбызның борынгы мәдәниятенә һәм данлыклы традицияләренә ихлас хөрмәт белән  билгеләп үтелә.

26 апрель - безнең республика өчен истәлекле дата - бөек татар шагыйре, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе  булган Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне. Быел татар шигърияте классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 134 ел тула.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Шигъри кичә мөһим даталарга – Габдулла Тукайның туган көненә, Шигърият көненә һәм Туган тел көненә багышлана.

2020 елның 4-9 сентябрендә Казанда XVI халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестивальнең төп темасы - ТАССРның 100 еллыгы. Бу вакыйгага берничә программа багышлана.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел бу зур күләмле акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясе Татарстанның иң югары дәүләт бүләге – күренекле татар җырчысы Илһам Шакировка бирелгән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» 1нче номерлы ордены - белән тулыланды. Мондый инициатива белән  легендар артистның туганнары чыккан.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы Җиңү көне алдыннан җырлы онлайн-проект  башлап җибәрә.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Акция башлануга багышлап «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан  мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Программада 10 ай бушлай белем алу, 8 кызыклы интенсив, шулай ук Россия шәһәрләрендә 15 чара үткәрү каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International