Татарстанның модель китапханәләре хезмәткәрләре «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында дистанцион белем ала

2020 елның 17 апреле, җомга

Бу көннәрдә Россиянең  бөтен төбәк проект офислары һәм модель китапханәләре вәкилләре Россия Дәүләт китапханәсе һәм «ЛЕНИНКА» корпоратив университетыннан дистанцион укулар үтә. Белем бирү программасы Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Квалификация күтәрүдә 53 субъект, 114 муниципаль китапханәдән 282 кеше катнаша, шуларның 10сы Татарстаннан – болар 3 китапханә хезмәткәрләре, алар быел «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының модель китапханәләр төзү конкурсында җиңүче булды: Спас муниципаль районының Болгар шәһәре Үзәк китапханәсе, Арча һәм Биектау районнарындагы авыл китапханәләре.

Курслардан соң, апрель аенда, Татарстан китапханәчеләре дистанцион имтихан тапшыра.

Моннан тыш, быел «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә федераль бюджет хисабына дәүләт театрлары, кинематография өлкәсе, музей хезмәткәрләре, шулай ук балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, методистлары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен дә квалификация күтәрү курслары оештырылачак. Барлыгы 716 татарстанлы белем алачак. Алар илнең 6 югары уку йортында: Мәскәү дәүләт хореография академиясендә, Россия театр сәнгате – ГИТИС институтында, С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында, Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты, Мәскәү дәүләт мәдәният институты, Кемерово дәүләт мәдәният институтында белем алачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International