Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы музыка уен кораллары, уку материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оргтехника һәм мебель белән тәэмин итү буенча 14 контракт һәм 9 килешү төзеде. Бу максатларга «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 106,39 млн. сум бүлеп бирелгән. Шуларның 61 703,0 мең сумы - федераль бюджеттан, 44 681,5 мең сумы – республика бюджетыннан.
«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Татарстанның 11 балалар сәнгать мәктәбе ярдәм алачак: Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Баулы, Лаеш, Аксубай муниципаль районнарындагы һәм Казанның Олег Леонидович Лундстрем исемендәге 16 нчы балалар музыка мәктәбе.
Яңа музыка инструментлары, уку җиһазлары һәм мебельне яшь музыкантлар республикада коронавирус аркасында кертелгән чикләү чаралары гамәлдән чыгарылуга ук алачак.
***
Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны тормышка ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстан Республикасы барлык куелган бурычларны 100% ка үтәде һәм максатчан күрсәткечләргә иреште. 64 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 2 модель китапханә һәм 5 виртуаль концерт залы булдырылды, АРТEFACT платформасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турындагы мультимедиа-гид урнаштырылды, масштаблы фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелде, «Мәдәният волонтерлары» программасына 373 кеше җәлеп ителде, тармакның 372 белгече өзлексез белем бирү үзәкләре базасында укытылды, 250 китап цифрлаштырылды, Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның 2 проекты тормышка ашырылды, Татарстан Республикасы бюджетыннан үзешчән иҗат коллективларына 10 грант бирелде.