Пандемия вакытында Татарстанның мәдәни волонтерлары кешеләргә җылы сүз һәм кирәкле эш белән ярдәм итә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

«Будущее России. Национальные проекты» порталы ирекле ярдәмчеләрнең гражданнарның сәламәтлеге һәм иминлеге турында ничек кайгыртуларын белде.

Эпидемия һәм үзизоляция -  әлеге шартлар кешеләрне бер-берсеннән читләштерергә  тиеш иде. Әмма килеп туган кыенлыклар, киресенчә, Россиядә иреклеләр хәрәкәтенең күтәрелешенә китерде. 21 мартта «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Волонтерлар үзәкләре ассоциациясе һәм Гомумроссия халык фронты #МыВместе  бөтенроссия акциясен башлады һәм өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча кайнар линияне эшләтеп җибәрде. Авыру аеруча куркыныч булган өлкән кешеләргә ярдәм итү өчен бөтен ил буенча волонтер штаблары җәелдерелде. Әлеге акциягә көннән-көн күбрәк кеше кушыла, һәм бүген төбәк волонтерлык штабларында 59 меңнән артык волонтер эшли, алар арасында Татарстанның мәдәни волонтерлары да бар.

Волонтерлык рухы

«#МыВместе  бөтенроссия акциясе кысаларында беренче чиратта өлкәннәргә һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Аңлашыла инде, барлык иреклеләрнең дә мондый тәҗрибәсе юк. Төбәк оператив штабларында эшләү өчен мәдәни волонтерлар махсус укулар узды. Волонтерларны мондый оператив мобилизацияләү мөмкинлеге «Мәдәният» илкүләм проекты старт алганнан соң тудырылган», - дип билгеләп үтте РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.

Мәдәният волонтерлары күчмә төркемнәр составында да эшли, алар кайнар линиягә кергән заявкаларны үти. Мәсәлән, Татарстанда алар район мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән берлектә ашамлыклар, дарулар, су һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итәргә булыша, шулай ук үз куллары белән саклагыч битлекләр ясый һәм аларны өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай өләшә.

Илнең 50 дән артык субъектында эшләүче мәдәни волонтерларның төбәк берләшмәләре онлайн-мөмкинлекләр, сервислар эзли һәм аларны теләге булган һәркем белән уртаклаша. Шул ук вакытта ярдәм итү өчен «профессиональ» волонтер булу бөтенләй дә мөһим түгел.

«Мывместе2020.рф» сайты аша партнерлардан һәм ярдәм итәргә теләүче гади гражданнардан 6 меңнән артык гариза алынган инде: алар транспорт, йөк машиналары, азык-төлек, акча, медицина инвентаре бирергә, юридик яки психологик ярдәм күрсәтергә телиләр. Уңайлы булсын өчен, сайттагы мәгълүмат тематик блокларга бүленгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International