ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү белән бәйле рәвештә, Республиканың мәдәният учреждениеләре бу көннәрдә дистанцион режимда эшли. Алар бу атнага да яңа мәдәни онлайн-чаралар программасы әзерләгән: Татарстанлыларны спектакльләргә, музейлар буенча онлайн-экскурсияләргә, күргәзмәләргә, төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән  мастер-классларга һәм лекцияләргә  чакыралар.



10
апрель, 2020 ел
җомга

Рейтинг музейларның социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналлардагы популярлыгын анализлап, виртуаль турлар һәм экскурсияләр, күргәзмәләр буенча тәкъдимнәрен өйрәнеп  һәм музейлар трансляцияләрен карау нәтиҗәләре буенча төзелде.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына, мәдәни күптөрлелегенә һәм бердәмлегенә багышланган интерактив күргәзмәдә күрсәтү өчен мәгълүмати материаллар җыя башлау турында игълан итә.

 


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән фильмда төп рольләрне Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Роза Хәйруллина, Юлия Пересильд, Роман Мадянов, Евгений Морозов, Александр Бәширов башкарды. Режиссер-куючы Егор Анашкин.

Казан яшь тамашачылар театры, ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук КидСпейс балалар шәһәре Instagram челтәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү фотоальбомы» онлайн-акциясенең старт алуы турында хәбәр итә.

Балалар  өчен аерым тәкъдим эшләнгән: балалар абонементы программаларыннан чыгышлар, шулай ук Камал театры актерлары катнашында әзерләнгән татар телендәге проектлар белән танышып була.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының барлык яһүд җәмгыяте вәкилләрен иң төп яһүд бәйрәмнәренең берсе - Пейсах бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Коллективның гастроль географиясе шактый киң булуы белән бәйле рәвештә, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруындагы онлайн-коллекциягә дөньяның төрле мәйданчыкларыннан  язылып алынган чыгышлар кертелгән.

Башкарылган модернизация эшләре нәтиҗәсендә зур булмаган авыл китапханәсе кыска гына вакыт эчендә яңа шартларга җайлашып,  укучыларына дистанцион хезмәт күрсәтә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International