Бүген 20 август Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан Янка Купала музеенда Белоруссия халык шагыйре Янка Купала мемориаль тактасын ачу тантанасы булып узды.
2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
2022 елның 17 августында «Россиянең яшел вузлары» программасы буенча «Минем яшел югары уку йортым» студентлар экопроектларының Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучылар 122 проект тапшырды, шулардан эксперт жюри иң яхшы ун экопроектны сайлады.
2022 елның 19 августында Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасы булды.
2022 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районына эш сәфәре барышында Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният сараен ачты.
Тантанада шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов, муниципаль район җитәкчелеге, иҗат коллективлары һәм бистә халкы катнашты.
15 августта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален уздыру темасына матбугат конференциясе узды.
ММЧ вәкилләре белән очрашуда челтәр хезмәттәшлеге, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова, фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова катнашты. Онлайн-режимда аралашуга сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева да кушылды.
19 августта Бөтендөнья фотографияләр көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья фотография көне алдыннан Сәет Галиев исемендәге Мәдәният йортында фоторәссам Солтан Исхаковның «Якты чагылышлар» юбилей күргәзмәсе старт алды. Экспозициядә соңгы 30 елда иҗат иткән фотография, 80нән артык аклы-каралы һәм төсле сурәтләр катнаша.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов «Кара диңгездә гармун уйна» бөтенроссия телевизион фестивалендә катнашты.
Ул Россиянең быелгы иң яхшы гармунчылар унлыгына керде.
Россия этнографик музееның мәрмәр залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Безне туры юлдан алып бар» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.
18 август А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда Беларусь Республикасы һәм Россиядән килгән яшь рәссамнарның «Песняры зямлi беларускай» күргәзмәсен тәкъдир иттеләр. Күргәзмә Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы көннәре кысаларында ачылды.