Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Беларусь Республикасы мәдәният министры белән очрашу узды

2022 елның 20 августы, шимбә

2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасын Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе булуын билгеләп үтте. Бигрәк тә мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек актив үсеш ала. Иҗади коллективларының үзара багланышлары оештырыла, күргәзмәләр һәм төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Бөек Ватан сугышында геройларның батырлыклары турында хәтерне саклауга аерым игътибар бирелә.

Татарстанга визиты кысаларында Анатолий Маркевич белорусс рәссамнары күргәзмәсен ачты, Беларусь Республикасы сәнгать осталарының гала-концертында булды, белорусс мәдәнияте классикасы, халык шагыйре Янка Купала мемориаль тактасын ачуда катнашты.

2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы Мәдәнияте көннәре уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International