Санкт-Петербургта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды

2022 елның 19 августы, җомга

Россия этнографик музееның мәрмәр залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Безне туры юлдан алып бар» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.

Россия этнография музее кунакларын Россия этнография музее директорының фәнни эшләр, фәнни-экспозиция эшчәнлеге һәм фәнни кадрлар әзерләү буенча урынбасары Елена Герасименко сәламләде.

Ачылу тантанасында укылган сәламләү адресында РЭМ директоры Юлия Купина күргәзмәнең Идел буе Болгар дәүләтенең рухи мирасына - ислам диненә багышлануын билгеләп үтте. Ул Татарстандагы дини яңарыш, безнең заман мөселманнарының тормышы, динара татулык һәм дустанә элемтәләрнең мөһимлеге турында сөйли.

Күргәзмә проектын Россия этнографик музее, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештырды.

Күргәзмә 16 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International