В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Бөтенроссия экопроектлар конкурсында җиңде

2022 елның 20 августы, шимбә

2022 елның 17 августында «Россиянең яшел вузлары» программасы буенча «Минем яшел югары уку йортым» студентлар экопроектларының Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучылар 122 проект тапшырды, шулардан эксперт жюри иң яхшы ун экопроектны сайлады. 

Казан инновацион университет студентлары командасы - җиңүчеләр исемлегенә керде.

Иң яхшы 10 команда:

  1. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты
  2. Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты
  3. Нократ дәүләт университеты
  4. Санкт-Петербург дәүләт университеты
  5. Тула дәүләт университеты
  6. Казан инновацион университеты
  7. Орел дәүләт аграр университеты
  8. Самара дәүләт техник университетыТ
  9. Смоленск дәүләт университеты
  10. Уфа дәүләт авиация техник университеты

Оештыручылар конкурста җиңүчеләрне сертификатлар һәм җиңүче дипломнары белән бүләкләделәр. Проектларның барлык авторлары да бөтенроссия конкурсында катнашучы дипломын алдылар.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта укырга була: мойзеленыйвуз.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International