Биектау районында Мәдәният сараена ремонт ясалды

2022 елның 19 августы, җомга

2022 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районына эш сәфәре барышында Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә  капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният сараен ачты.

Тантанада шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов, муниципаль район җитәкчелеге, иҗат коллективлары һәм бистә халкы катнашты.

1990 елда төзелгән бина «Мәдәни билгеләнештәге объектларны ремонтлау» республика программасы буенча төзекләндерелде. Мәдәният йортында С.Сәйдәшев исемендәге Биектау балалар сәнгать мәктәбе филиалы, китапханә, ДЮСШ (спорт залы) һәм даруханә урнашкан.

Ачылу тантанасында катнашучылар шулай ук мәдәният сарае һәм аның иҗат коллективларының эшчәнлеге белән таныштылар. Хәзерге вакытта Мәдәният йортында 22 клуб оешмасы тәкъдим ителгән, шуларның өчесенә 14 яшькә кадәрге балалар йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International