ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә кич белән "Республика" сәүдә үзәгендә урнашкан "Cinema 5" кинотеатрында Белоруссия киносы кичәсе узды. Монда ике фильм: "Диверсант язмышы" һәм "Подрыв" картиналары күрсәтелде.

Чара Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре кысасында узды, алар Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм Беларусь Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Дәүләт Эрмитажының Россиядәге беренче вәкиллегенә 17 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан «Эрмитаж-Казан» Үзәге бүләкләр әзерли һәм бәйрәм программасына чакыра.

Бүген 18 август 9:00 сәгатьтә Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич һәм Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты.

«Әкият» курчак театры 18 августтан 21 августка кадәр курчак театрлары һәм балалар өчен «Скоморохның әкият балаганчигы» Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. 


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

20 август Печище авылында урнашкан Янка Купала музеенда белорус халык шагыйре Янка Купала мемориаль тактасын ачу тантанасы узачак.Чара Белоруссия әдәбияты классигының 140 еллык юбилеена багышлана һәм Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы көннәре кысаларында уздырыла.

20 август Кама Тамагы районынының Красновидово авылында "Яблочный Спас" традицион музей-фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәмнең төп инициаторы - Россиядә бердәнбер Татарстан Республикасы Милли музее филиалларының берсе - Максим Горький авыл музее.

20 август «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Казанда күргәзмә булыр кебек. Кырыйдан йөрүләр» күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр open call' нәтиҗәләре буенча сайланган Татарстанның җиде рәссамы инсталляцияләрен күрәчәкләр. 

20 август 18:30 сәг. Казан яшь тамашачылар рус театры Василий Аксенов повестьлары буенча "Гена Стратофонтов маҗаралары" премьерасы белән быелгы яңа сезонны ача. Спектакль XV “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале кысаларында узачак.

19 август Зөя утрау-каласының тарих музеенда язучының 90 еллыгына багышланган «Василий Аксеновның тормыш һәм иҗат юлында Зөя утрау-каласы» күргәзмәсе эшли башлый.

18 август15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре кысасында А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда «Песняры зямлі беларускай» дип аталган күргәзмә ачылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International