Татарстаннан музыка инструменталисты Россия гармунчыларының алтын унлыгы исемлегенә керде

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов «Кара диңгездә гармун уйна» бөтенроссия телевизион фестивалендә катнашты.

Ул Россиянең быелгы иң яхшы гармунчылар унлыгына керде.

Төшерүләр Кара диңгез яр буенда уза. Мондый ярышлар кысаларында Россиянең иң яхшы гармунчыларын 12 нче тапкыр билгеләделәр. Иң талантлы музыкантларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Конкурста илнең 30 дан артык төбәгеннән башкаручылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International