ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2022 ел
сишәмбе

2022 елда «РФ санлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «НТИ белем бирү компетенцияләре үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, әйдәп баручы федераль спикерларны җәлеп итеп, онлайн форматта «Цифровые профессии» программасы буенча укулар үткәрә, курсларда тыңлаучыларга ярдәмнең инновацион платформасын һәм тыңлаучыларны уңышлы тәмамлау өчен автоматлаштырылган ярдәмчеләр тарафыннан укытыла.

Казанда урнашкан «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча илдә үсеш алучы мәктәп театрлары системасын булдыруда актив катнашачак. Бу хакта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов кичә Казанда узган “Созвездие-Йолдызлык” труппасы җыелганнан соң хәбәр итте.

14 сентябрьдә Казанда арт-резиденциянең икенче сезоны ачылачак.

27 августта «Кара күл» паркында «Слэм» Бөтенроссия заманча шигърият фестивале узачак. Программада - Мәскәү шигъри-музыкаль лейблы Made Inside чыгышы. Артистлар "Кара күл"нең төп сәхнәсендә "Суд" перфомансы белән чыгыш ясаячак. 

31 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Марина Цветаеваны искә алу көне уздырачак, ул шагыйрь үлеменә 81 ел тулуга багышланган.

2022 елның 1-4 июлендә Удмуртиянең "Удмуртия халык иҗаты үзәге" МБУК да (Киясов районы Карамас-Пельга авылы) заманча кулдан туку "Кросна" регионара фестивале оештырды.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

21-24 августта Мәскәүдә Татарстан фильмнары күрсәтелә.

Татар кинолары өч мәйданчыкта РФ кинематографистлары берлегенең Үзәк Кино йорты, Җиңү музее каршындагы "Поклонка" кинотеатры һәм Россия дәүләт балалар китапханәсендә күрсәтеләчәк.

Мәскәүлеләргә Татарстан кинематографиясенең яңа, шулай ук популяр киноленталары да тәкъдим ителәчәк. Кино күрсәтү мәйданчыкларында “Татаркино” директоры һәм фильмнарның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Галиәскәров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров һәм актер Илфат Камалиев катнашачак. Татар киноларын күрсәтү Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында уза.

2022 елның 20 августында 61 яшендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының элеккеге директоры Мәхмүтов Рафаил Зөфәр улы үлеп китте.

21 августтан Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза.

Программада - «Ибн Фадлан» сәнгать-документаль фильмының премьерасы, Мәскәү шәһәрендә татар балалар әдәбияты көннәре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылу, Татарстан Республикасының шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу, халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы.

2022 елның 25 августында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль узачак.


20
август, 2022 ел
шимбә

Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге һәм Саба муниципаль районы хакимияте белән берлектә, Фондка теләктәшлек белдергән юридик һәм физик затлар ярдәме белән Саба муниципаль районында 26 август көнне II ӘДӘБИ САБАН ТУЕ үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International