Бүген 20 август Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан Янка Купала музеенда Белоруссия халык шагыйре Янка Купала мемориаль тактасын ачу тантанасы булып узды.
Тантанада Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич катнашты.
Мемориаль тактаны Бөек Ватан сугышы елларында Я.Купала яшәгән бинага урнаштырдылар. Хәзер монда шагыйрьнең Россиядә бердәнбер музей-фатиры урнашкан.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң оештыручылар кунакларны шагыйрьнең музей-фатирына чакырдылар, анда белорусс халык шагыйре иҗаты турында тулырак сөйләделәр.