Казанда Беларусь Республикасының яшь рәссамнары күргәзмәсе ачылды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

18 август А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда Беларусь Республикасы һәм Россиядән килгән яшь рәссамнарның «Песняры зямлi беларускай» күргәзмәсен тәкъдир иттеләр. Күргәзмә Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы көннәре кысаларында ачылды.

Күргәзмә Белоруссия әдәбияты классиклары Янка Купала һәм Якуб Коласның тууына 140 ел тулуга багышланган.

Күргәзмәне Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич тәкъдир итте.

Күргәзмәнең беренче ачылышы Витебск шәһәрендә «Славян базары» халыкара фестивалендә узды.

Күргәзмәдә төрле жанр һәм техникада 35 әсәр тәкъдим ителгән. Киләсе елда Татарстан рәссамнары делегациясе Белоруссия Республикасына барыр дип көтелә.

Күргәзмә 2022 елның 30 августына кадәр эшләячәк.

Чараларның тулы программасы сайтта бастырылган: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2113855.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International