А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе иҗат коллективы тарафыннан төзелгән Узеир Гаджибековның шул ук исемдәге опереттасы буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең унынчы юбилей тамашасы узды.
8 декабрьдә Казан Кремлендә «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
Россиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Бүген 9 декабрьдә Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кирилл улына М.Горький урамы, 3Б йорт адресы буенча мемориаль такта ачу тантанасы булды, ул анда 2015 - 2020 елларда яшәгән.
2023 елга Татарстан Республикасы башкарма органнары максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча ачык онлайн тавыш бирү тәмамланды.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Сирия Гарәп Республикасы мәдәният министры Любана Мушавех очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
РФ мәдәният волонтерлары саны 300 мең кешегә җитте, дип хәбәр итте РФ мәдәният министры Ольга Любимова. "Бу безнең өлкәдә ниндидер файдалы эш эшләргә теләгән егетләр" - дип язды министр үзенең Telegram-каналында, агымдагы елда мәдәният волонтерлары сафына 100 меңнән артык кеше керде, дип билгеләп үтте.
Бүген 8 декабрьдә «Әкият» курчак театры инвалидлар ункөнлеге кысаларында кечкенә кунаклар өчен үз ишекләрен ачты.
Бүген Әлмәт театрында «Снежность» хәйрия фестивале старт алды.
9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы "Безнең арада геройлар" күргәзмәсе ачылачак. Проект ХХ-ХI йөзләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы татарстанлыларга багышланды.
Халыклар Дуслыгы дәүләт орденына ия булган Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле “Бие һәм җырла, минем Росси!” V Бөтенроссия халык биюе фестивалендә ике номер тәкъдим итте. Чара Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә узды.
7 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Дәүләт Кремль сараенда 5нче тапкыр бөтен Россиядән танылган академик хор һәм бию коллективлары җыелды. Быел фестиваль Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм “Росконцерт” оешмасы тарафыннан хупланды. Октябрь-ноябрь айларында абруйлы белгечләр берләшмәсе катнашында Россия төбәкләрендә фестивальнең сайлап алу этаплары узды.