Казан Кремлендә «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә Казан Кремлендә «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Бу көнне Казан һәм Мәскәү спикерлары - галим-тарихчылар, филологлар, сәнгать белгечләре, социологлар, дин белгечләре, мөселман һәм православие уку йортлары укытучылары катнашында түгәрәк өстәл узды. Тема - «Заманча җәмгыятьнең традицион рухи кыйммәтләрен саклау ресурсы буларак конфессиональ хезмәттәшлек».

9 декабрьдә ике күргәзмә тәкъдим ителәчәк: ТР Милли музее җыелмасыннан «Татар шәмаиле» һәм Петербург ислам мәдәнияте музее җыентыгыннан «Биш очлы йолдызлы Коръән».

Фәнни форум ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ТР Милли музее тарафыннан оештырылган. Оештыручыдашлар - Мәрҗани исемендәге тарих институты, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International